Киләсе атнада Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта
Татарстанда киләсе атнада һава температурасы күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 24 апрельдә, республикада яңгырсыз болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 3-8 метр, көндез исә вакыты белән 13 метрга кадәр булачак, дип искәртә.
Төнлә төбәк буенча нульдән 1 - 6 градуска кадәр, ТР көнбатышында 9 градуска кадәр җылы (шул исәптән Казанда +7дән +9га кадәр) була. Көндез һава +17, +22 градуска кадәр (ТР башкаласында 20-22 градуска кадәр) җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, сишәмбе, 25 апрельдә, Татарстанда кабат яңгыр була, әлегә урыны белән генә ява. Элеккечә секундына 13 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин, ул вакыт узу белән көньяк-көнчыгыш юнәлешенә үзгәрәчәк. Төнлә 4тән 9 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә 18дән 23 градуска кадәр җылы көтелә.
Чәршәмбе, 26 апрельдә, республика буенча яңгыр ява башлаячак. Көньяк-көнчыгыш җиле яңадан көньяк-көнбатыш җиле белән алышыначак, көндез ул кайбер урыннарда секундына 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә 8-13 градус, көндез 17, 22 градуска кадәр (төбәкнең көнчыгышында 24 градуска кадәр) җылы була.