Төмән татарлары Вагай районы үзәгендә Җәмигъ мәчетен төзүдә катнаша
Изге Рамазан аенда Вагай районы үзәгендә Җәмигъ мәчете төзелешендә эшләр яңадан башланды, дип хәбәр итә Төмәннең «Яңарыш» газетасы.
Бу сезонда мәчет диварларын күтәрергә һәм аларны түбә астына кертергә ниятлиләр.
Төзелеш эшләре башланыр алдыннан имам Илдар хәзрәт Алиев Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укыды.
Мәчеткә беренче кирпечләрне бергәләп имам Илдар хәзрәт Алиев, меценат, «Ениисей»» корпорациясенә нигез салучы Тамир Әлимбаев, мәгариф идарәсе башлыгы Илдар Айсин, Вагай урта мәктәбе директоры Рәшид Тауләтбаев, идея илһамчысы Руфат Рамазанов салды, диелгән хәбәрдә.