Татарстанда исерек дусты үтерергә маташкан хатынны улы коткарган
Зәйдә яшәүче хатынга исерек дусты пычак белән ташланган. Аны улы үлемнән коткарып калган. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
15 апрельдә шәһәрнең Никифоров урамындагы йортларның берсендә хатын-кыз ир-ат танышы белән спиртлы эчемлекләр эчә. Өстәл артында кәеф корып утырганда алар талаша башлый. 60 яшьлек ир-ат дус хатынын үтерергә уйлап, аңа берничә тапкыр аш-су пычагы белән кадый. Хатынны улы коткарып кала, ул низагны туктата.
Хатын исән, аны хастаханәгә озаталар.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган.