Язучылар берлеге Яңа Татар бистәсендәге татар зиратында узачак өмәгә чакыра
28 апрельдә, җомга көнне, Яңа Татар бистәсендәге татар зиратында өмә узачак. Татарстан Язучылар берлеге мәрхүм каләмдәшләребезнең каберләрен тәртипкә китерергә чакыра.
«Эш киемнәрен киеп сәгать 10да Язучылар берлегендә җыелабыз. Теләгәннәр туры зиратка бара ала. Бакыйлыктагы әдипләрнең рухлары шат булсын!» – диелгән ТР Язучылар берлеге сайтында.