Октябрьский шәһәрендә беренче тапкыр Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укулары була
29 апрельдә Башкортстанның Октябрьский шәһәре Нарыш бистәсе мәчетендә «Башкортстан Республикасы авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе үсеше: тарихы, гореф-гадәтләре һәм киләчәге» темасына I төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) укулары оештырыла. Җыен 1950-1970 елларда Нарыш бистәсендә имамлык иткән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшиннең тууына 130 ел тулуга багышлана. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларын Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары мөхтәсибәте, Октябрьский шәһәре «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе, Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Нарыш бистәсе мәчете үткәрә. Бу турыда укуларның оештыру комитеты җитәкчесе, Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин кызы Сиринә Шаһимәрданова-Сәлимшина хәбәр итте.
Укуларда татар авылының йөзен, гаилә гореф-гадәтләрен саклау, нәсел шәҗәрәсен төзү һәм авылда мөселман мәхәлләсен үстерү, хәйриячелек эшчәнлеген җәелдерү мәсьәләләре күтәрелә. Укуларга Татарстаннан гына түгел, Самара өлкәсеннән дә кунаклар киләчәк. Җыенда күренекле дин әһелләре, галимнәр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре Мәүлемҗан хәзрат Сибгатуллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Рамил-Габдулла хәзрәт Кәримов, Айдар Шаһимәрданов, Фәйзелхак Ислаев, Эльмира Сәләхова, Резедә Сафиуллина-Ибраһимова, Ленар Гобәйдуллин, Фәнир Галимов, Александр Далматов, Вәсилә Рәхимова һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Чарага махсус чыгарылган «Исмәгыйль Сәлимшин кулъязмалары – мирас китабы»ның презентациясе дә оештырыла. Китапка Исмәгыйль Сәлимшиннең вәгазьләре, нәсыйхәтләре, шигырьләре тупланган.
Шулай ук укулар барышында Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин дәвамчыларының Шәҗәрә бәйрәме була.
Чаралар 10:00 сәгатьтә башлана.