Дәүләт Думасында яңа бәйрәм – хәрби корреспондент көнен булдыруны тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Кузнецов Россия Президенты Владимир Путинга яңа бәйрәм булдыру турында йөкләмә бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул ел саен 25 апрельдә хәрби корреспондент көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Сездән инициативаны хуплавыгызны һәм мөмкин булганча компетентлы органнарга 25 апрельне ел саен Хәрби корреспондент көне дип игълан итү турында йөкләмә бирүегезне сорыйм», – диелә депутатның Дәүләт башлыгына мөрәҗәгатендә.
Кузнецов шулай ук апрель башында Санкт-Петербургта кафеда шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган хәрби хәбәрче «Владлен Татарский исемендәге иң яхшы хәрби проза һәм публицистика өчен» премиясен булдыруны да тәкъдим иткән.