Татарстан Хезмәт министрлыгы имгәнү куркынычы булган тармакларны атады
Эшкәртү сәнәгате, транспорт һәм төзелеш өлкәләре хезмәткәрләрнең иң күп имгәнү очраклары теркәлә торган Татарстанның топ-3 тармагына керә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«2022 елда мәгариф оешмаларында җәрәхәт алу дәрәҗәсе кимеде. Без бюджет тармакларындагы аварияләрне күзәтеп барабыз. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, кызганыч, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы кебек тармакларда травматизм үсешен күрәбез», - диде ул.
Җәрәхәтләрнең 30 проценты төрле предметлар һәм җиһазларны дөрес кулланмау аркасында була. Моннан тыш, имгәнүләрнең өчтән бере юл-транспорт һәлакәтләрендә теркәлә, дип хәбәр итте министр. 27 процент очракта имгәнүләр биеклектән егылуга туры килә.