Әлмәт районында нефть продуктлары аккан урын ачыкланган
Әлмәт районындагы авыл хуҗалыгы җирләрендә нефть продуктлары аккан урын ачыкланган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл Әлмәт районының Колшәрип авылында булган. Җирнең пычрану мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән.
Урынга Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) һәм Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы белгечләре килгән. Хезмәткәрләр пычрануның сәбәпләрен ачыклый һәм җир участогы хуҗасын билгели.
Табигатьне саклау законнарын бозган өчен гаеплеләргә карата тиешле чаралар күреләчәк.