Якутскида Россиянең милли бәйрәмнәре темасына «Татмедиа» фотокүргәзмәсе ачылды
Якутскида Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләренең «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» күргәзмәсе ачылды. Беренче тапкыр биредә аны узган ел Татарстан делегациясенең Якутиягә сәфәре вакытында тәкъдим иттеләр.
Фотокүргәзмәдә 2014 елдан 2021 елга кадәр илнең төрле төбәкләреннән килгән «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» конкурсында җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителгән.
Тәкъдим ителгән экспозиция Якутия һәм Татарстан хезмәттәшлегенең дәвамы булды, дип билгеләп үтә «Сахамедиа» холдингы генераль директоры Виктор Колесов. «Узган ел Татарстанда Якутия көннәре узды. Без элемтәләребезне югалтмыйбыз, әлеге күргәзмә – хезмәттәшлекнең дәвамы. Якутия халкы һәм милли җәмгыятьләр Татарстан мәдәнияте һәм гореф - гадәтләре белән якыннан танышачак», - дип өстәде ул.
Фотокүргәзмә ике тугандаш халыкның якынаюыннан гыйбарәт дип саный «Туган як» татар мәдәни үзәге рәисе Игорь Хәлилов. «Якутлар һәм татарларның теле, мәдәнияте һәм менталитеты охшаш. Олонхо җире салкын булса да, ул бик мәрхәмәтле һәм кунакчыл», — дип өстәде ул.
Күргәзмәне Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты һәм «Сахамедиа» холдингы оештыра.