Рәссам Илдус Мортазин Түбән Камада тарихта каһарманлык турында күргәзмә ачты
Түбән Каманың «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның «Ватан өчен!» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган.
«Татар-информ»га рәссам үзе сөйләгәнчә, күргәзмәдә тарихның төрле чорларына багышланган эшләрне күрергә мөмкин.
Мортазин фикеренчә, мондый зур булмаган күргәзмәләрне дә оештырырга кирәк, чөнки алар үзәк хезмәткәрләре ярдәмендә тамашачыга «барып җитә».
«Рәссамнар кечкенә күргәзмә залларын «урап узмаска» тиеш. Минем фикеремчә, картиналар китаплар белән стеллаж фонында бик яхшы күренә, безнең халыкның үткәне һәм киләчәгенең рухи байлыгын күрсәтә. Мин шулай ук патриотик тематикага куелган күргәзмәләр белән яшьләрне дә таныштырырга кирәк дип саныйм. Китапханәгә еш кына мәктәп укучылары килә, гади тамашачылар да», - диде рәссам.