Алдагы җәйдә Казанны өч миллион чәчәк һәм 50 фигура бизәячәк
Быел Казанны 3 млн чәчәк бизәячәк. Шуларның 1,5 миллионы «Горводзеленхоз» МУП тарафыннан утыртылачак, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Татарстан башкаласы урамнарында ике меңнән артык чәчәк кашпосы урнаштырыла һәм чәчәкләрдән күләмле 50 фигура ясалачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
«Горводзеленхоз» теплицаларында үсентеләрне гыйнварда үстерә башладылар, дип сөйләде Трест идарәчесе Роза Җаббарова шәһәр мэры Илсур Метшинга. Шәһәр башлыгы предприятиенең чәчәк бакчаларын карап чыкты. Беренче чиратта, чәчәкләрне Казанның истәлекле урыннарында Җиңү көне алдыннан утырта башлаячаклар – шулай итеп, 4 һәм 5 майда чәчәкләр Җиңү, Урицкий һәм Петров паркларын бизиячәк.
Трест ассортиментында 15 төргә якын чәчәк бар. Аларның иң популярлары - тагетес (бәрхетлеләр), аларны 120 мең данәдә, цинерария – 60 мең, сальвия – 60 мең һәм петунияне 50 мең данәдә утырту планлаштырыла. Шәһәрнең гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр булган 47 урамында 900 меңләп үсенте утыртылачак. Шәһәрнең 40 урамында 2047 чәчәк кашпосын бизәү өчен трест хезмәткәрләре 31 мең ампель петуния үстергән.
Шәһәрне яңадан зур чәчәк фигуралары да бизәячәк, алар арасында ФИФА дивары, «Футбол бутсасы», «Агач» бар. Шулай ук «Ак Барс Арена» стадионы янында «Сыбызгы», Совет районында «Ләкләкләр», «Әкият» курчак театры каршында «Алисә», «Чешир мәчесе» һәм «Ак куян» һәм башка фигуралар бизәячәк.
Моннан тыш, быел Казанда өстәмә рәвештә 485 кашпо барлыкка киләчәк, аларны 22 урамда – кунакханәләр янында урнаштырачаклар, анда май аенда «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum» чарасында катнашучылар тукталачак.
«Бу зур иҗади эш. Минем трест һәм төзекләндерү предприятиеләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Шәһәрнең матурлыгына һәм чәчәк бизәлешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт», – диде Метшин.
Исегезгә төшерәбез, «Горводзеленхоз» теплицалары Такташ урамында урнашкан, биредә ел саен 1,5 млн данә чәчәк үсентесе үстерелә. Комплексны модернизацияләү планлаштырыла, теплицалар мәйданы 1,2 гектарга кадәр артачак һәм шул чакта территориядә 2,5 млн данә үсенте үстерергә мөмкин булачак.