Мишустин: Ана һәм балаларны яклау, гаиләләргә ярдәм итү зур әһәмияткә ия
Хөкүмәт Россия гаиләләренә комплекслы ярдәмне камилләштерүне дәвам итәчәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта Кабинетның Telegram каналында хәбәр ителә.
Россиялеләрнең иминлеген арттыру буенча пленар сессия барышында Премьер аналарны, балаларны яклау һәм аз керемле балалы гражданнарга ярдәм итүнең гаять әһәмиятле икәнлеген искәртте.
«Керемнәре аз булган, балалар үскән гаиләләр өчен дәүләт ярдәме системасы төзелгән, шул исәптән бу ел башыннан бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие турында закон эшли башлады. 17 яшькә кадәрге 5 миллионнан артык бала һәм 190 мең йөкле хатын-кыз бу чарадан файдаланган», - дип өстәде ул.
Мишустин дәүләт социаль казначылык нигезендә кешеләр өчен гарантияләр системасын үстерүне һәм яхшыртуны дәвам итәчәк, гражданнар барлык ярдәм чараларын тулы күләмдә, вакытында «артык бюрократия һәм мәшәкатьсез», шул исәптән читтән торып та алачак, дип ышандырды.
Элегрәк Россия лидеры Владимир Путин гаилә институтын ныгыту һәм демография үсеше ил үсеше өчен өстенлекле әһәмияткә ия булуын искәрткән иде.