2024 елдан минималь хезмәт хакын 18,5 процентка арттыру 4,8 миллион россиялегә кагылачак
2024 елдан минималь хезмәт хакын 18,5 проценка күтәрү 4,8 млн Россия гражданының хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта сишәмбе көнне РФ премьер-министры Михаил Мишустин «Гражданнарның иминлеген арттыру» стратегик сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Министрлар Кабинеты башлыгы хөкүмәтнең минималь хезмәт хакын арттыру юнәлешендә эшләвен билгеләп үтте. Әйтик, ел башыннан бу күрсәткеч 16 242 сумга кадәр арткан. «Киләсе елның 1 гыйнварыннан дәүләт башлыгы кушуы буенча без аны тагын бер тапкыр индексацияләячәкбез, әмма инде 18,5 процентка, бу безнең 4,8 млн гражданның хезмәт хакын арттырачак», – дип өстәде ул.
Мишустин сүзләренчә, минималь хезмәт хакын арттыру төбәкләргә РФ Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә «сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдән алып мәгариф, фән, мәдәният кебек төрле тармакларда эшләүче бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын үстерергә һәм дәүләт башлыгы билгеләгән дәрәҗәгә җиткерергә» ярдәм итә.
Хөкүмәт Рәисе шулай ук соңгы ел дәвамында дәүләт башлыгы кушуы буенча яшәү минимумы 2022 елның 1 июненнән һәм быелның гыйнвар башыннан ике тапкыр күтәрелүен искәртте . «Нәтиҗәдә ул 13,5 процентка арткан һәм шуның белән 15 миллион кешенең керемнәрен саклап кала алган», - дип белдерде премьер.