Минзәлә театрының мәктәп театрлары фестивалендә меңгә якын бала катнашкан
Минзәлә театры оештырган Роберт Шәймәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивалендә Татарстанның биш районыннан меңгә якын бала катнашкан.
24 һәм 25 апрель көннәрендә театр сәхнәсендә балалар театр студияләре чыгарган иң яхшы алты спектакль күрсәтелде.
«Минзәлә җирлегендәге мактаулы театрыбызда олы вакыйга – икенче көн мәктәп театрлары фестивале уза. Ул барыбыз өчен дә нәтиҗәле булыр дип ышанам. Бөек шәхес, гомерен театрга багышлап, 28 ел театр белән җитәкчелек итте. Роберт Шәймәрданов исемендәге фестиваль озын гомерле булсын!» - дип теләде Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Салдаева.
«Мәктәп театрлары фестивале театр өчен генә түгел, район өчен дә зур бәйрәм. Быел ул тест режимында эшләнде. Биш районга игълан ителде һәм районнар аны күтәреп алды. Сайлап алу турлары оештырдык – хезмәткәрләребез мәктәпләргә чыгып спектакльләрне карадылар», – дип оештыру үзенчәлекләре белән таныштырып үтте театр директоры Илнур Гайниев.
«Максатыбыз - Роберт Шәймәрдановның исемен мәңгеләштерү. Ул үзе дә Сабир Өметбаев исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкарган кеше. Фестиваль шушы мәңгеләштерү юлындагы беренче адымнарыбыз», – диде ул.
Фестиваль кысаларында барлыгы утызлап спектакль күрсәтелгән. Аларны театр хезмәткәрләреннән торган комиссия мәктәпләргә йөреп караган. Алты спектакль сайлап алынып, Минзәлә театры сәхнәсендә күрсәтелде.
Беренче көнне Мөслим районы Татар Шураны мәктәбенең «Булат нигә яхшы укый?», Сарман районының Илексаз мәктәбенең «Әни исе», Минзәлә районы Тауасты Байлар мәктәбенең «Бүләк өчен» спектакльләре күрсәтелде.
Икенче көнне Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенең «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектакле, Тукай районы Калмия мәктәбенең «Җырлап узган җәй» спектакльләре күрсәтелде.
Фестиваль Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәйяр» балалар театрының «Зәңгәр шәл» спектакле белән төгәлләнде.