Гафури театры Мәскәү тамашачысына Фидан Гафаров катнашында спектакль тәкъдим итә
15 һәм 16 майда Мәскәүдә «Модерн» драма театры сәхнәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан дәүләт драма театры гастрольләре уза.
Мәскәү тамашачысына Башкортстан драма театрының баш режиссеры Айрат Әбүшахманов куелышындагы ике популяр спектакль тәкъдим ителә. Бу хакта «Башинформ»га театрның матбугат сәркатибе Ирина Захарова хәбәр итте.
Беренче көнне Халисә Мөдәрисованың «Бәхет хакы» повесте буенча куелган музыкаль мелодрама тәкъдим ителә. Ул 10 елдан артык театр сәхнәсендә аншлаг белән бара. Төп рольне Россия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров уйный.
16 майда Башкортстан драма театры Мәскәү тамашачысын узган сезонның якты премьераларының берсе «Синсез килгән язлар» спектакленә чакыра. Ул Зифа Кадырова повесте буенча куелган. Мәхәббәт, хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы мөнәсәбәт турындагы спектакль беркемне дә битараф калдырмаячак, диелә хәбәрдә.