Омск өлкәсендә «Дуслык» ансамбленең 30 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе булды
23 апрельдә Омск өлкәсенең Тара районы Олы Уыш авылы мәдәният йортында «Дуслык» халык вокаль ансамбленең иҗади эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган «Бәхетле йолдыз астында 30 ел» дигән бәйрәм кичәсе булды. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.
«Ансамбльдә катнашучыларны әлеге вакыйга белән котлыйбыз! Сезнең ансамбль безнең төбәкнең мәдәният һәм традицияләр символына әверелде. Сез бу кыйммәтләрне саклауны дәвам итәсез һәм без моның белән горурланабыз. Сезгә нык сәламәтлек, энергия һәм иҗат дәрте телибез! Сәнгатегез безне матурлыгы белән куандыруын дәвам итсен, ә иҗатыгыз милли традицияләрне саклау һәм үстерү юлында яңа буыннарны илһамландырсын», - диелә хәбәрдә.