«Мин татарча сөйләшәм»дә ут сүнде, хедлайнер Arslan баянда уйнап җырлады
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концертында хедлайнер, танылган блогер, автор-башкаручы Arslan чыгыш ясар алдыннан ут сүнде.
«Махсус шушы чара өчен Arslan үзенең популяр җырларының берсен татарчага тәрҗемә иткән», – дип хәбәр иткән иде оештыручылар.
Ут сүнү сәбәпле, Arslan җырларын башкара алмады. Баянда уйнап, «Күбәләгем», «Әлдермешкә кайтам әле», «Салкын чәй» җырларын җырлады, аңа мәйданда җыелган бар халык кушылды.