Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2023

Казахстанның Тараз шәһәрендә татар, казах, рус ансамбльләре Тукай шигырьләренә җырлаган

0
Казахстанның Тараз шәһәрендә татар, казах, рус ансамбльләре Тукай шигырьләренә җырлаган

Татар халык шагыйре Тукай туган көне хөрмәтенә Казахстанның Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәрендә бәйрәм узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итә.

Казахстанның Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәрендә урнашкан Казахстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортында күпмәдәниятле чара узган. Аны татар, казах һәм рус милли оешмалары бергә оештырган. Җамбыл өлкәсе Россия Ватандашлар координацион советы җитәкчесе Светлана Чаутина һәм «Радонеж» рус җәмгыяте җитәкчесе Владимир Сорокин ярдәме белән яшьләр юнәлеше лидерлары Мәгафүрә Шаюкова һәм Анастасия Залихова оештырган Тукай бәйрәмендә вәкаләтле вәкил Денис Вәлиев тә катнашкан. Ул Дуслык йорты активы белән очрашкан.

«Җамбыл өлкәсе Дуслык йортына Тукай шигырьләрен уку һәм аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләү өчен төрле милләт вәкилләрен җыеп, яңа төр форматта кичә үткәрдек, — ди Денис Вәлиев. — Бер залда татарлар гына түгел, Тукай турында ишетеп белгән, ләкин аның сүзе, шигырьләре белән таныш булмаган казахлар, руслар, азәрбайҗаннар җыелды».

Бәйрәмдә 7 нче Тараз гимназиясе укучылары татар телендә Тукай шигырьләрен сөйләгән, җырлар башкарганнар. Өч милләт халык коллективы сәхнә тоткан: татарларның «Ләйсән тамчылары», русларның «Калинка» һәм казахларның «Асыл Ана» җырчылары.

«Ләйсән тамчылары» һәм «Калинка»ның бергәләп татар җырын җырлаулары, «Асыл Ана» казах хорының борынгы татар халык җырын башкаруы бәйрәмне аеруча бизәде, дип сөйли Денис Вәлиев. Ул үзе бәйрәмдә Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган, шагыйрьнең Җаек шәһәрендә яшәгән чоры, иҗаты, казах мәгърифәтчеләре белән элемтәсе турында сөйләгән.

Аныңча, нәкъ менә Тараз шәһәрендә Казахстан һәм Татарстан халыклары арасында үзара хөрмәт, ике тугандаш халыкның мәдәниятенә карата кызыксыну сизелә.

Дуслык йортында өч милли оешма белән очрашуда вәкаләтле вәкилнең Татарстан, Россия һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлек үсеше хакында сөйләве зур кызыксыну уяткан. Денис Вәлиев илләр һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча тәкъдимнәр белән активистларны Казахстан башкаласындагы Татарстан вәкиллегенә эшлекле сөйләшүгә чакырган.





Губернаторы России
Москва

Столичный мэр реорганизовал управы в ТиНАО





Москва

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Строительные леса обрушились у здания спортшколы на Новочеремушкинской улице

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Семьи из Подмосковья поборются за выход в финал конкурса «Это у нас семейное»


Карен Хачанов

Хачанов проиграл Табило в 1/8 финала «Мастерса» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Количество госпитализированных COVID-19 в России выросло на 9 процентов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России