Мәскәүдә Изге Рамазан кубогына халыкара мини-футбол турниры була
28 апрельдән 30 апрельгә кадәр Мәскәүдә мини-футбол буенча «Изге Рамазан кубогы» халыкара турниры узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларга чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән татарлары мохтариятләре җыела. Катнашучылар арасында Әфганстан, Казахстан, Төркия, Азәрбайҗан, Иран, Кыргызстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Саратов, Кырым Республикасы һәм Түбән Новгород төбәкләре татарлары булыр дип көтелә.
Мактаулы кунаклар арасында татар мохтариятләре вәкилләре, төбәкләрнең дини лидерлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, төбәк башлыклары һәм башкалар була. Шушы ук вакытта Россиянең зур компанияләре җитәкчеләре катнашында бизнес-форум да узачак, диелә хәбәрдә.