Миңнеханов Татарстан белән «Новатэк» компаниясе хезмәттәшлеге турындагы килешүне имзалады
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең газ чыгару буенча иң зур «Новатэк» компаниясе рәисе Леонид Михельсон белән очрашты. Алар партнерлыкның алдагы перспективалары турында фикер алышты һәм компания белән төбәк арасында хезмәттәшлек ниятләре турында килешүне имзалады. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ Татарстанны энергетика белән тәэмин итүне яхшыртуга, республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә, социаль-икътисади, кадрлар, фәнни-техник һәм инновацион потенциалны үстерүгә юнәлдерелгән.