Татарстан синоптиклары иртәгә томан һәм көчле җил турында кисәтте
Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшүе фаразлана, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук синоптиклар көчле җил турында кисәтә, көчәйгәндә, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +7..+12 градус була, көндез +19..+24 градуска кадәр җылытачак.