Башкортстанда генерал Шәйморатов медале гамәлгә куелды
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән республикада генерал Шәйморатов медале гамәлгә куелды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Яңа бүләк җәмәгать тәртибен саклаган, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган, кеше гомеренә куркыныч янаган шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгән вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән республика кешеләренә тапшырылачак. Башкортстан Башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев республика Дәүләт Җыены пленар утырышында, закон проектын тәкъдим итеп, шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, яңа медаль республиканың бүләкләр системасын камилләштерү максатыннан булдырылган.
«Генерал Шәйморатов ордены шул исемдәге медальгә карата республиканың югары дәүләт бүләге булып саналачак. Орден кеше гомеренә куркыныч янаган шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгән вакытта фидакярлек һәм кыюлык күрсәткән гражданнарга тапшырылачак», - диде Урал Килсенбаев.
Искәртеп узабыз, генерал Шәйморатов ордены 2019 елда гамәлгә куелган иде.