Миңнеханов «Автодор» башлыгы белән М12 трассасын төзү турында фикер алышты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда, аерым алганда, М12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзү һәм М7 «Волга»трассасында Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы турында сүз барды.
Әңгәмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Элегрәк «Автодор» М12 трассасын быел төзеп бетерү, ә аның Екатеринбургка кадәр дәвам иткән өлешен 2024 елда файдалануга тапшыру планы турында белдергән иде. Февральдә РФ Президенты Владимир Путин магистральне Иркутск һәм Владивостокка кадәр озайту һәм Казахстан, Монголия һәм Кытайга чыгу турында карар игълан итте.