Ульяновскида «Тукай әсәрләре минем күңелемдә..» рәсем бәйгесенә йомгак ясалды
Ульяновск Татар мәдәният үзәгендә балалар арасында «Тукай әсәрләре минем күңелемдә..» дигән рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Унөченче ел уздырылучы быелгы бәйгедә өлкәдәге авыл һәм районнардан 200гә якын кыз һәм малай катнашкан. Шунысы игътибарга лаек, бәйгегә төрле милләт балалары үз эшләрен юллаган.
Жюри рәисе - Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халыкара А.Пластов премиясе лауреаты Ирек Нуртдинов призлы урынны алучы балаларга үзе ясаган рәсемнәрен дә бүләк итте, диелә хәбәрдә.