Әфганстандагы татар интернаты волейбол командасы җиңүен Миңнехановка багышлады
Әфганстанда волейбол буенча ачык турнирда Саманганда урнашкан татар интернатында тәрбияләнүчеләрдән торган «Татар бөркетләре» волейбол командасы җиңү яулады. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстан татарлары берлеге башлыгы Зәбихуло Надери Татар хәбәр итте.
«Бу турнирда 17 команда катнашты. «Татар бөркетләре» командасы җиңүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка багышлады, ә провинция губернаторы дөнья татарлары арасында дустанә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен район үзәгенең спорт мәйданчыгын аның хөрмәтенә атарга ризалашты», – дип сөйләде Зәбихуло Надери Татар.
Әфганстанда илнең төньягында һәм көнчыгышында таулы районнарда волейбол уңышлы үсеш алган. Тигез җир кишәрлегенең һәр метры авыл хуҗалыгы алып бару өчен саклап тотылса да, яшьләр шулай да уен мәйданчыклары таба.
«Волейбол Әфганстанда иң популяр спорт төрләре өчлегенә керә. Популярлыгы буенча волейбол белән милли спорт төрләре, футбол һәм крикет кына чагыштырыла ала. Татар яшьләре бу уенны илдә популярлаштыруда мөһим роль уйный», – дип искәртте Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Фондның Кабулда да вәкиллеге эшли.