Питрәч районы Көек бистәсендә төзелә торган йорт дивары ишелгән, ике кеше зыян күргән
Питрәч районы Көек бистәсендә төзелә торган йортның дивары ишелеп, ике кеше зыян күргән. Якынча мәгълүматларга караганда, алар икесе дә эшчеләр.
Гадәттән тыш хәл бүген көндез була. Хәрабәләр арасында кешеләр булырга мөмкин дип фаразлана. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эзләү эшләре алып бара.
«Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә зыян күрүчеләрнең берсен гадәттән тыш хәл урыныннан ашыгыч ярдәм машинасына алып киткәннәрен хәбәр иттеләр. Икенче эшчене хастаханәгә хезмәттәшләре үзләре алып килгән.
Район клиник хастаханәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, коллегалары алып килгән эшченең башы җиңелчә җәрәхәтләнгән. Табиблар аңа кирәкле ярдәм күрсәткән, хастаханәгә салып дәвалау кирәк булмаган. Икенче зыян күрүченең хәле турында мәгълүмат әлегә ачыклана.