Рөстәм Миңнеханов: 38 муниципалитетта НДФЛ буенча керемнәр 3,8 миллиард сумга кимегән
Республиканың 38 муниципаль берәмлегендә Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына НДФЛдан керем 3,8 миллиард сумга кимегән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«38 муниципалитетта НДФЛ буенча керемнәрнең кимүе 3,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу бездән ашыгыч рәвештә анализ ясауны, түләүләрнең кимү сәбәбен ачыклауны, салымнарны планлаштырылган күләмдә мобилизацияләү буенча тиешле чаралар күрүне таләп итә», - дип искәртте ТР Рәисе.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, түләүләргә даими мониторинг үткәрергә, хисап бирүнең дөреслеген һәм салым түләүнең тулылыгын тәэмин итәргә, салымның вакытында түләнми калган өлешенә күзәтчелек итәргә, шулай ук салым түләүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне оештырырга кирәк.