Бөек Ватан сугышында катнашучылар бер ай дәвамында электричкаларда бушлай йөри алачак
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысы да 29 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр яны поездларында бушлай йөри алачак. Барлык электричкаларда бушлай йөрү хокукы аларны озата баручыларга да бирелә, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте.
«Ташлама хокукын раслаучы документлар күрсәтү сорала. Югары комфортлы вагонда барганда уңайлылык тарифы да алынмый», - диләр компаниядә.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар федераль ташламаларга һәм ел дәвамында шәһәр яны поездларында бушлай йөрү хокукына ия. Бу ташламадан акчалата түләүләр файдасына баш тарткан очраклар гына искәрмә булып тора.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан барлык ветераннар, шул исәптән элек бу ташламадан баш тарткан кешеләр дә, бушлай йөрүдән файдалана алачак.