Путин һәм Эрдоган Россия белән Төркия арасында авиарейсларны арттыру турында килеште
Россия Президенты Владимир Путин Төркия коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән илләр арасында авиарейслар санын арттыру турында килешкәннәрен әйтте. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Аккую» АЭСына атом-төш ягулыгы китерүгә багышланган тантанада Путин Эрдоган белән телефоннан сөйләшүе хакында хәбәр итте. Алар шул исәптән илләр арасында туристлар агымы хакында да фикер алышкан.
«Мәгълүм булганча, Төркия курортлары россиялеләр арасында бик популяр, узган ел 5 миллионнан артык Россия гражданы Төркиядә булган», - дип искәртте Владимир Путин.
Аның фикеренчә, ике ил арасында сәфәрләр өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. «Бу уңайдан без авиарейслар санын арттыру турында килештек», - диде РФ Президенты.