Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2023

Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә...» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

0
Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә...» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән IV Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Эшләрне «Габдулла Тукай шигырьләре» һәм «Туган телем» дигән номинацияләр буенча бәяләделәр. Бәйгегә 230га якын эш кабул ителде. Чыгыш ясаган һәр укучыга - егетләргә Тукай түбәтәе, кызларга калфак бирелде.

«Балалар бакчасы, төрле уку йортлары, оешмалар катнашты. Түбән Новгород, Әстерхан, Оренбург өлкәләреннән, Баулы, Саба, Әлки, Теләче, Балтач, Арча, Питрәч, Мамадыш, Буа, Әлмәт ,Чүпрәле,Әтнә, Чирмешән, Сарман, Биектау, Чистай, Кама тамагы районнарыннан, Мәскәү, Түбән Кама, Чаллы, Казаннан укучы, укытучы, студентлар Тукай шигырьләрен сөйләгән видеоязмалар җибәрде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Тантана Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе укучыларының Габдулла Тукайның «Пар ат» җырын башкаруы белән башланды. Казанның 111нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Илназ Кадыйров Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты, җырчы Рөстәм Егоров белән Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Шагыйрь» шигырен сөйләде һәм җырлады.

Бәйгедә җиңүчеләрне Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

Габдулла Тукайның «Әллүки» шигырен Казан кооператив институты студенты Лиана Гарипова яңгыратты. Скрипкада Татарстанның атказанган артисты Марат Әюпов уйнады. «Россия кооперация университеты тырышлыгында бу көннәрдә «Сказки Габдуллы Тукая – Габдулла Тукай әкиятләре» дигән китап нәшир ителде. Беренче басмаларын кунакларга тапшырдылар», - диде Флюра Абдуллина.

Балтач районы Түбән Сосна авылыннан Эмиль Закиров Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен сөйләде. Түбән Кама районы 2нче гимназия укучысы Самат Миңнегалиев, Казан педагогия көллияте студенты Айгөл Ваһапова, Казаннан Әнвәр һәм Азамат Хәертдиновлар, Әтнә районы Күлле Киме мәктәбе укучысы Ислам Хөсәенов, Казанның 12нче гимназиясе укучысы Эльмира Розыева Габдулла Тукай һәм Тукайга багышлап үз шигырьләрен укыды.

«Габдулла Тукайның шигырьләре дөньяның төрле кыйтгаларында яңгырый! Аның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм тагын күп телләргә тәрҗемә ителгән. Кайда гына, нинди генә телдә укылса да, Тукай сүзе үзенең яңгырашын, аһәңен, әһәмиятен югалтмады һәм югалтмаячак», - дип саный Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев котлау сүзләре әйтте.

«Тукайга мәхәббәт илә...» конкурсының жюри рәисләре - әдәбиятчы-галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, шагыйрә Фәүзия Солтан. Дипломнарны татар мәдәнияте уздырган «Шәҗәрәм» конкурсының җюри рәисе, нәкышчы Нәҗип Нәккаш язды.

  • «Тукайга мәхәббәт илә» республика конкурсын оештыручылар: Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, ТР Язучылар берлеге, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Ак калфак» татар хатын-кызларының Казан бүлеге, Әлки районы «Якташлык»җәмгыяте. Конкурс Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.




Губернаторы России
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет





Москва

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Влад Топалов

«Я много раз в жизни ходил по краю»: Влад Топалов откровенно высказался в шоу «Человек-невидимка» на ТВ-3




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»

Строительные леса обрушились у здания спортшколы на Новочеремушкинской улице


WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России