Чаллыда зират директорын хөкем иттеләр
Чаллы шәһәр суды зират директоры Ришат Шәйхуловка хөкем карары чыгарды. Аны вазифаи вәкаләтләреннән файдалану һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулаган өчен гаепле дип таныдылар. Бу хакта судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Искәртик, прокуратура Шәйхулов өчен дүрт ел ярым иректән мәхрүм итүне һәм 80 мең сумлык штраф түләтүне сорады. Суд карары буенча, зират директорын ике ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
Тикшерү версиясе буенча, Ришат Шәйхулов җирле коммерсантка зиратта кабер казу эше белән шөгыльләнергә комачаулаган һәм аның клиентларын шәхси эшмәкәр хезмәтеннән баш тартырга мәҗбүр иткән.
Чаллы зираты директоры тирәсендәге җәнҗал социаль челтәрләрдә кабер казучыларның сугышуы турында видео чыккач башлады. Видеода күренгәнчә, ир-атлар кабер казу өчен урын әзерләгәндә Шәйхуллов кешеләре килеп чыга, аларны куып җибәрмәкче булалар, аннары сугыша башлыйлар.