Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2023

Милли музейда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли

0
Милли музейда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли

Татарстан Милли музеенда татар композитор-фронтовиклары - Фәрит Яруллин, Мәсгүт Латыйпов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйповның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды.

«Аерым экспозициядә композитор Фәрит Яруллинның фотоларын, хатларын күрә аласыз. Анда ул сугыш кырындагы хис-кичерешләрен чагылдыра. Шулай ук, үзенчәлекле документ та бар. Язмада 1941 елда композиторның «Шүрәле» балетын яңадан эшкәртә башлавы, әсәрне торгызуы турында сүз алып барыла. 1945 елның мартында әлеге балет Казан дәүләт опера һәм балет бинасында сәхнәләштерелә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә фәнни экспозицияләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, һәр композитор сугыш кырында ансамбль яки оркестрда җитәкчелек иткән. «Мәсәлән, Мәсгүт Латыйпов. Биредә аның фотосы да урын алган. Музыка уен кораллары арасында иң киң таралганнары гармун, домбра, мандолина, скрипка була. Шушы уен коралларын да күрергә мөмкин», - дип таныштырды ул.

«Һәр экспонат Татарстан Милли музеенда саклана. Аларның барысы да монда урын алмады. Әйтик, Яруллиннар – берничә буын музыкант, аларның зур гына коллекциясе бездә тупланган. Калган экспонатлар мәдәният эшлеклеләре һәм артистларның коллекциясендә сакланган, шулай ук Татар дәүләт академия театры архивыннан безгә эләккән. Ноталарны музейга радиокомитет тапшырган булган», - дип аңлатты музей хезмәткәре.

Күргәзмәдә Мәсгүт Латыйпов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакировның ноталары, әсбаплары, фотолары бар. «Сугышка киткән иң яшь татар композиторы – Алмаз Монасыйпов. Ул 18 яше тулу белән сугыш кырына китә. Сугыштан соң «Муса Җәлил» симфония-поэмасын, «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасын иҗат итә. Композиторларның автографларын, пластинкаларын да күреп була», - диде Миләүшә Хәйруллина.

Татарстан Милли музеенда композитор Рөстәм Яхинның шәхси рояле тора. Күргәзмә ачылышында аның роялендә уйнап, сугыш чоры җырларын яңгыраттылар. Концерт программасы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгышлары белән дәвам итте.

«Рояль Рөстәм Яхинның өендә торган. Бездә концерт программалары була, һәр концертта рояльдә уйныйлар. Ул бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә», - дип өстәде Миләүшә Хәйруллина.

Концертта төрле милләт вәкилләре татар һәм рус телләрендә Бөек Ватан сугышында популяр булган һәм сугышта катнашкан композиторларның әсәрләрен башкарды.

«Без консерватория белән хезмәттәшлек итәбез. Бу - музей предметлары һәм тере музыка симбиозы. Безнең музей-фатир да күргәзмәләрне оештыруда катнаша, һәр ай саен күргәзмә ясыйбыз», - диде Нәҗип Җиһанов исемендәге музей-фатир филиалы мөдире Алексей Егоров.

  • Күргәзмә 22 майга кадәр эшләячәк.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: в ТиНАО создадут новые управы районов





Москва

Эвелина Блёданс: Солнечная сказка для солнечных детей


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Неделя мэра: завод «Москвич», гранты для школ искусств и система городских вокзалов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Певец ЮрКисс заявил, что никогда не хотел совместного трека с Тимати




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Строительные леса обрушились у здания спортшколы на Новочеремушкинской улице

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Бато Багдаев

Бурятский госцирк представил новое руководство: Театр и цирк, Россия и культура, дети



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России