Путин дәүләткә хыянәт иткән өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы законны имзалады
Россиядә дәүләткә хыянәт иткән һәм терроризм өчен җәза кырысландырылды. Ике очракта да максималь җәза гомерлеккә иректән мәхрүм итү булачак, диелә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган законда.
Россия Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, элек дәүләткә хыянәт иткәнлек турындагы маддә буенча 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган иде. Яңартылган версиядә иректән гомерлеккә мәхрүм итүгә кадәр җәза каралган.
Террорчылык акты кылган өчен максималь җәза срогы 15 елдан 20 елга кадәр арттырыла, халыкара теракт өчен түбән планка 10 елдан 12 елга кадәр арта.
Моннан тыш, террорчылык берләшмәсендә катнашкан өчен җәза срогы арттырыла. Әгәр элек анда катнашучыларга 5 елдан 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү куркынычы янаса, хәзер ул 10 елдан 15 елга кадәр булачак.