Башкортстанның чигелгән картасында Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев самолеты сурәтләнә
Башкортстанның чигелгән картасында Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең ике йолдызын һәм аның самолетын күрергә мөмкин булачак. Әлеге сурәтләр Герой туып-үскән Илеш районын символлаштыра, дип хәбәр итәләр «Башинформ»га халык иҗаты үзәгенең матбугат хезмәтендә.
Чигү кулдан эшләнгән, башаклары төсле тасмалар, энҗе белән башкарылган. Ә алтын төстәге бодай районның үсемлекчелек белән шөгыльләнүен һәм икмәк үстерүче авыл хезмәтчәннәре белән дан тотуын күрсәтә. Әлеге матурлыкны балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы оста куллы Гөлназ Шәрипова тудыра, диелә хәбәрдә.