Кариев театры 35 яшьлек юбилеен ике өлешкә бүлеп билгеләп үтә
Кариев театры 35 яшьлек юбилеен ике өлешкә бүлеп билгеләп үтә. Аның бер өлеше 25 февральдә – Яшь тамашачы театрының беренче спектакле күрсәтелгән көндә билгеләп үтелсә, икенче өлеше июньдә планлаштырыла.
«Ул җиңелчә, яшьләрчә форматта узар. Без анда каһарманнарыбызны – артистлардан башлап сәхнә монтировщигына кадәр искә алырга ниятләп торабыз», – диде театр директоры Луиза Шарова.
«5/35» дип аталган заманча һәм яшьләрчә тамашаны режиссер Эльдар Гатауллин әзерли. «Бу сезон ябылышы бер сезон гына түгел, ә театрга нигез салынган елларга күз салу да булачак», – диде ул.
Фото: Рамил Гали
Театр җитәкчелеге җәмәгатьчелекне 23 июньдә булачак 35 нче юбилей сезоны ябылу тантанасына чакырды.
- Юбилей тантанасының беренче өлешендә яңартып чыгарылган «Артист» спектакле һәм «35 мизгел» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде.