1 июльдән поликлиникада психологлар кабул итә башлый
Психологлар 1 июльдән Россия поликлиникаларында пациентларны, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны кабул итә башлаячак, мондый ярдәм күрсәтүнең тиешле тәртибе эшләнгән, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Моның өчен үз тәртибе кабул ителде... Бездә яңа тәртип буенча һәр поликлиникада медицина психологы була. 1 июльдән тәртип үз көченә керә. Хәзер регионнарда комплектлаштыру эше бара», - диде Мурашко, махсус хәрби операциядә катнашучыларга психологик ярдәм программасы булдыру турындагы сорауга җавап биреп.