Хөснуллин һәм Миңнеханов KazanForum-2023 чарасына әзерлек турында фикер алышты
Татарстан башкаласында узачак KazanForum-2023 халыкара форумы барышында чит ил катнашучыларына республика һәм илнең икътисади мөмкинлекләренең югары потенциалын күрсәтү мөһим. Казанда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган форумга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында шундый фикер белдерделәр.
Россия вице-премьеры әйтүенчә, ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерү - Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
«Безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтүдә төп рольне KazanForum уйнарга тиеш, ул быелдан федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Февральдә узган соңгы очрашуда без чаралар планын һәм эшче төркемнәр исемлеген расладык. Форум башланырга ике атнадан артык вакыт калды, бу эшне мөмкин кадәр көчәйтергә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Марат Хөснуллин.
Ул 13 ел дәвамында форум мәйданчыгы Татарстанда урнашуын искәртте. «Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте», — диде Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Хөснуллин сүзне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырды, ул булачак вакыйгага әзерлек эше турында җентекләп сөйләде.
«Чараны шундый югары дәрәҗәдә оештыру Россия һәм ислам дөньясы илләре арасында хезмәттәшлекнең яңа баскычы булачак. Бүгенге көндә Kazanforumда катнашуларын 65 ил һәм Россиянең 30дан артык субъекты вәкилләре, чит ил министрлары һәм дипломатлары раслады. Бу форумның Россия Федерациясенең һәм ислам дөньясы илләренең төп икътисади мәйданчыгы буларак югары статусын ассызыклый», - диде Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренә караганда, республикада булачак форумның эшлекле программасын тутыру буенча җитди эш башкарылган. «Бүгенге көндә 150дән артык эшлекле сессия узачагы билгеле, аларда 750дән артык спикер катнашачак. Татарстанда форумны әзерләүнең аерым юнәлешләре буенча эшче төркемнәр булдырылды, алар атна саен операцион мәсьәләләрне хәл итүдә киңәшләшәләр», — дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Kazanforum уздырылган көннәрдә форум белән беррәттән төрле чаралар узачагын өстәде. Алар арасында дини хезмәттәшлек нигезләре буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр темасына «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең махсус утырышы каралган.
«Форум барышында тагын бер мөһим чара - ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкнең тотрыклы үсешендәге роленә багышланган панель дискуссиясе узачак. Чарада чит илләрнең мәдәният министрлары катнашыр дип көтелә», — дип аңлатты Миңнеханов.
Рәис аннары форум кысаларында Россиянең коллектив стендында Russia Halal Expo күргәзмә экспозициясен әзерләү турында сөйләде. «Партнерларга безнең потенциалны күрсәтү мөһим», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.