Миңнеханов юлларны һәм инфраструктураны проектлаштыруны бергә алып барырга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юлларны һәм аның янындагы инфраструктураны проектлау процессларын бергә алып барырга тәкъдим итте. Бу машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен уңайлы була, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген автомобиль юлларын проектлаганда тиешле инфраструктураны – заправкаларны, кече бизнес эшли ала торган сервис һәм ял өчен мәйданчыкларны проект документациясенә кертү мөмкинлеге юк», - диде Татарстан Рәисе Росавтодорның «РФ субъектлары территориясендә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруга нәтиҗәле алымнар» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында.
Моннан тыш, федераль юл программаларын формалаштырганда авыл халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алу бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. «Бу илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле шарт», - дип белдерде ул.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, Татарстанда җирле әһәмияттәге юлларга зур игътибар бирелә. Шулай итеп, 10 елга якын урам-юл челтәрен төзекләндерү үткәрелә, авыл урамнары тәртипкә китерелә, балалар лагерьларына, гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юллары төзекләндерелә.
«Мондый алым ел саен авыл территорияләрендә кимендә 700 км юл төзергә һәм ремонтларга, авылда яшәүче 930 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә», - диде ул.