"Уфа" футбол клубы 25 миллион сумга автобусын сатып бурычларын түләмәкче
Моны "яшәр өчен акчабыз юк" дип аңлаталар. 2022 елның октябрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Уфа"ның Беренче лигада уйнавын "карыйсы килми", дигән иде. Шул ук вакытта ул клубның сезонны тәмамлавы өчен 400 миллион сум алачагын искәртте. Тик клубта йөз миллион сум гына алдык диләр.