Казандагы Арча һәм Яңа Татар зиратларында «Хәтер өмәсе» акциясе үткәрелә
ТР Мәдәният министрлыгы мәдәният учреждениеләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар белән берлектә «Хәтер өмәсе» дип аталган мәдәният, фән, мәгариф һәм матбугатның танылган мәрхүм эшлеклеләренең җирләү урыннарын җыештыру буенча чара үткәрә.
Чара 29 апрельдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Арча (Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 25 И) һәм Яңа Татар (Казан шәһәре, Пригородная урамы, 1) зиратларында узачак.
Төп максат - мәрхүм булган мәдәният эшлеклеләрен искә алып, хөрмәт күрсәтү, караучысыз калган, күзәтүгә мохтаҗ булган каберләрдә һәм һәйкәлләрдә тәртип урнаштыру.
Беренче тапкыр «Хәтер өмәсе» акциясе 2023 елның 24 апрелендә Мәскәүдә узды һәм ел саен ул Россиянең барлык субъектларында дәвам итәчәк.