Самарада “Мирас “ халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узачак
https://tatar-congress.org/
28-30 апрель көннәрендә Самарада «Мирас» IV халыкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе уза. Самара өлкәсе, Россия төбәкләре һәм чит ил мәгариф оешмалары укучыларының «Мирас» халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз» девизы белән уза һәм ул «Педагог һәм остаз елы»на багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре округы хакимияте, Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр округы хакимиятенең мәгариф департаменты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән уза.
Фестиваль өч көн - 28, 29 һәм 30 апрельдә була. 28 апрельдә Самара шәһәрендә катнашучыларның, 29 апрельдә башка төбәкләрдән килүчеләрнең чыгышлары каралган. 30 апрель көнне бүләкләү тантанасы белән Гала-концерт булачак, диелгән хәбәрдә.