Путин: Парламент хәрбиләргә һәм гаиләләренә ярдәм итү буенча яңа чаралар эшләргә тиеш
Россия парламентарийлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең яңа чараларын эшләргә тиеш. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җомга көнне Закон чыгаручылар советы белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Әлегә барысы да эшләнмәгән. Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча яңа чаралар парламент эшче төркеме тарафыннан тәкъдим ителде, һәм, әлбәттә, аларны эшләргә кирәк», - диде президент.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел һәм быел парламентның көн тәртибендә «махсус хәрби операцияне тәэмин итү, оборона сәнәгатенә ярдәм итү, геройларыбызны, хәрбиләребезне, иреклеләребезне, шулай ук өлешчә мобилизация барышында чакырылганнарны социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре мөһим, алар үзәк урынны биләде».
Путин сүзләренчә, закон чыгару карарлары оператив рәвештә һәм барлык Дума фракцияләре, Федерация Советы һәм төбәк парламентларының актив катнашында һәм ярдәме белән кабул ителгән. «Моның өчен сезгә аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, тупланган шундый уртак эш өчен рәхмәт», - диде Президент.