Йөк һәм җиңел автомобильләр катнашындагы авариядә 1 хатын-кыз үлгән, 2 бала зыян күргән
М7 автомобиль юлының 1088нче чакрымында булган коточкыч авариянең яңа нечкәлекләре билгеле булды. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, самосвал белән Opel бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина каршы як полосага очып чыккан, анда автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче хатын-кыз һәлак булган.
Моннан тыш, җиңел машинадагы дүрт пассажир төрле җәрәхәтләр алган, алар арасында 3 һәм 5 яшьлек балалар да бар. Барысын да хастаханәгә озатканнар.
Хәзер һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, алар фаҗиганең барлык шартларын тикшерә.