Миңнеханов һәм Чернышенко Казанда «Киләчәк уеннары»на 300 көн кала исәпне башлап җибәрде
Бүген Казанда һәм Мәскәүдә «Киләчәк уеннары» башланырга 300 көн кала стелалар ачылды. Тантанада РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Без илебез җитәкчелегенә республикабыз башкаласына күрсәткән ышаныч өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бу Уеннарны үткәрү өчен тәҗрибәбез һәм теләгебез бар дип ышандырам. Беренче «Киләчәк уеннары» һәркемнең исендә калсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бүген Казанга Россиянең цифрлы үсеш министры Максут Шадаев уеннар уздырылачак объектларны карарга килгәнлеген әйтте.
Казанда Рәмиев исемендәге IT-парк янындагы стеланы ачу тантанасы видеоконференция элемтәсе режимында Мәскәүдә шундый ук чара белән параллель рәвештә узды, тантананың мактаулы кунагы Чернышенко булды.
«Казан - Россиянең чын кибер башкаласы. Тиздән, 300 көннән соң, анда «Киләчәк уеннары» узачак, бу тарихи мизгел булачак. Бу кешелек тарихында мондый ярышларның беренчесе. XIX гасыр ахырында Пьер де Кубертен Олимпия хәрәкәтен оештырган кебек, хәзер беренче тапкыр классик спортны да, цифрлы форматны да берләштерә торган уеннар узачак», – дип белдерде вице-премьер.
Ул хәзер үк бөтен дөньядан спортчылар һәм тамашачылар тарафыннан «Киләчәк уеннары»на зур кызыксыну күзәтелүен, 50дән артык ил ярышларда катнашырга теләк белдергәнен әйтте.
Тантанадан соң Казан һәм Мәскәү делегацияләре синхрон рәвештә исәпләү төймәсенә басты.
Исегезгә төшерәбез, бүген тантанада катнашучыларга Президент Владимир Путин мөрәҗәгать итте. Ул Казанны Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсенең башкаласы дип атады, аның зур, дәрәҗәле халыкара форумнар үткәрү тәҗрибәсе булган борынгы һәм кунакчыл шәһәр булуын искәртте.