Эпидемиолог кешенең кызамыктан прививкасы бармы икәнен белү ысулын аңлатты
Кызамык һәм паротитка каршы прививка балачакта ясала, әгәр аны ясамаган булсалар, хәзер ясату мөһим. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә баш эпидемиолог һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Кызамыкка каршы прививка кеше гомерендә ике тапкыр гына ясала – бер яшьтә һәм алты яшьтә. Бу медицина оешмасы мәгълүматлары белән документаль рәвештә расланырга тиеш», - диде табиб.
Эпидемиолог әйтүенчә, һәр кешенең прививка сертификаты булырга тиеш, анда барлык вакцинацияләр турында тулы мәгълүмат кертелә. Мәгълүматлар, шулай ук, поликлиника картотекасына кабатлана. Татарстан яшәүчеләр үзе элек беркетелгән медицина учреждениесеннән бу мәгълүматны соратып ала ала.
Белгеч кызамыкка каршы прививка ясатмаган яки иммун статусы турында төгәл белмәгән кешеләргә вакцинацияне хәзер үк үтәргә киңәш итте - ул өч ай аралыгында ике прививка алачак.
Дмитрий Лопушов Татарстанда вакциналар җитәрлек күләмдә булуын әйттте.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 46 кеше кызамык белән авырганлыгын хәбәр иткән иде.