Миңнеханов Казанда трамвай йөртүчегә атказанган транспорт хезмәткәре исемен бирде
Казанның Советлар Союзы Герое И.Кабушкин исемендәге «Метроэлектротранс» предприятиесе трамвай йөртүчесе Екатерина Соболевага «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Тиешле указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Соболева әлеге мактаулы исемгә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды, диелә указда.
Моннан тыш, башка указ белән Миңнеханов «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» исемен «Татарстан почтасы» оешмасының Сарман төбәге Зәй почта элемтә бүлекчәсе башлыгы Әлфия Шәриповага бирде. Ул элемтә эшен өзлексез тәэмин итүгә һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга керткән өлеше өчен әлеге исемгә лаек булды.