Апаста махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә хоккей ярышлары булды
Апаста «Алтын алка» боз сараенда 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында патриотик ярышлар узды. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр райондашлар истәлегенә оештырылды. Ярышта Буа, Апас һәм Ульян каласыннан командалар катнаша. Төбәкара ярышның иганәчесе - «Апас-мол» берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов.
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби комиссар Наил Җантемиров катнашты. Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган Апас хәрбиләренең әти-әниләре, гаиләләре, якыннары да чакырылган иде.
«Кызганыч, махсус хәрби операциядә 6 хәрби һәлак булды. Батырларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар, аларның горур исемнәре яңгырады. Бу минутларда күз яшьләрен тыеп калып булмады. Яшь гомерләр күз алдыннан узды. Райондашларның бәяләп бетергесез батырлыгы, кыюлыгы алдында баш иеп, якыннарына рәхмәт сүзләре яңгырады», диелә хәбәрдә.
«Әлеге ярышны оештыручыларга зур рәхмәт. Батырлык онытылмый. Егетләребез мәңге истә, алар безнең йөрәкләрдә. Спортчыларга җиңүләр телим», - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.