Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ка рәхмәт белдерде һәм аны иң яхшы команда дип атады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Гагарин Кубогының финал матчында «Ак Барс» командасының ЦСКАга оттыруына карата үз фикерен белдерде.
«Сез – яхшы команда! Бөтен республика һәм аннан читтәге миллонлаган тамашачы һәр матчны кызыксынып күзәтте һәм сезнең өчен җан атты. Исәпнең нинди булуына да карамастан, сез безнең өчен барыбер чемпионнар», - дип искәртте Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Зиннәтулла Билалетдиновка аерым рәхмәт белдерде һәм аны, данлыклы совет хоккейчысы Валерий Харламов белән чагыштырып, Татарстанның «17нче номерлы легендасы» дип атады.
«Ул кыска гына вакыт эчендә команданы лидерлар рәтенә кайтарды. Үзе әйткәнчә, «намуслы хезмәт кенә» «Ак Барс»ны финалга китереп җиткерде!» - дип аңлатты Миңнеханов Казан клубы остазына карата үз мөнәсәбәтен. Һәм: «Сезон өчен рәхмәт сезгә, егетләр», - дип өстәде.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалының җиденче матчында ЦСКА командасына оттырды.