Яшьләр эшләре министрлыгында үсмернең экстрим-паркта муенын имгәтүе хакында сөйләделәр
ТР Яшьләр эшләре министрлыгында бер үсмернең Казандагы экстрим-паркта муенын ничек имгәтүе хакында сөйләделәр.
Кичә «УРАМ» паркында җәйге сезон башланды. Аның ачылышы кысаларында экстремаль спортның самокатта узышуны да үз эченә алган төрле төрләре буенча ярышлар узды. 16 яшьлек үсмер трюк башкарган вакытта зыян күрә.
«Үсмер тиешле экипировкада була, әнисе җаваплылык турында расписка яза, паркта ярышлар узган урында табиблар кизү тора. Алар тиз арада үсмергә беренче ярдәм күрсәтә һәм аны хастаханәгә озата», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Үсмер җәрәхәт алганнан соң парк администрациясе шунда ук аның әти-әнисе белән элемтәгә керә.
«Үсмергә клиник-инструменталь тикшеренүнең тулы комплексы үткәрелде. Хәзер ул Республика балалар клиник хастаханәсе реанимациясендә, табиблар аңа тиешле бөтен ярдәмне күрсәтә», - дип искәрттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Министрлыкта шулай ук тиешле бөтен чаралар күрелүен билгеләп үттеләр. Экстрим-парк администрациясе үсмернең әти-әнисе, кураторлык итүче барлык ведомстволар һәм хастаханә белән элемтәдә тора.