Танышына сигез тапкыр пычак белән кадаган Татарстан кешесенә карата җинаять эше ачылды
Тикшерү органы хезмәткәрләре танышына сигез тапкыр пычак белән кадаган Азнакай районы кешесенә карата җинаять эше кузгатты. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
22 апрель көнне Актүбә бистәсендә 54 яшьлек ир-ат музыка тыңлау һәм бераз кәеф-сафа корып алу тәкъдиме белән танышына кунакка килгән. Йорт хуҗасы аның тәкъдименнән баш тарткан, эшкә барасым бар дигән. Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында низаг купкан һәм кунак 57 яшьлек танышына берничә тапкыр пычак белән чәнчегән.
Шуннан соң, күршеләренә кереп, ашыгыч ярдәм чакыртуларын сораган. Зыян күрүчене җирле хастаханәгә озатканнар.
54 яшьлек Актүбә кешесен сак астына алганнар. Искәртеп узабыз, ул моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Тикшерүчеләр ир-атка карата җинаять эше кузгаткан.